Искә төшерергә куркыныч, онытырга ярамый... (Ленинград блокадасын өзү көненә багышлап)

2021 елның 27 гыйнвары, чәршәмбе

Ленинград блокадасы - халкыбыз тарихында иң фаҗигале вакыйгаларның берсе. Блокаданы кичергән кешеләр гадәти кешеләр булган. Әмма алар мөмкин булмаганны эшли: коточкыч шартларда да исән калып кешелек сыйфатын җуймый. Әкренләп алар китә, һәм алар белән бергә тарих китә. Ләкин аның мәңгегә китмәве бездән тора.

Бүген Үзәк зурлар китапханәсендә Балтач урта мәктәбенең 10 сыйныф укучылары тарих битләрен ачтылар һәм блокадалы шәһәр атмосферасын тойдылар. "Искә төшерергә куркыныч, онытырга ярамый..." китап күргәзмәсенә күзәтү аша кунаклар үзләре өчен блокадалы шәһәр тормышындагы тарихи фактлар, "Да будет мерой чести Ленинград" дип исемләнгән кичә-реквием аша Ленинград халкы кичерергән михнәтле тормыш белән якыннан таныштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International