Коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Балтач районында «Гам-Ковид-Вак» (сәүдә маркасы - «Спутник V») вакцинациясы узган елның 21 декабреннән бирле бара. Иң беренче чиратта прививканы сәламәтлек саклау һәм белем бирү учреждениеләрендә эшләүчеләргә ясау каралган иде. Әйткәнебезчә, медицина хезмәткәрләренә прививка ясала, унөч хезмәткәр инде вакцина ясаткан, әкренләп укытучыларга да ясыйлар. Соңгы мәгълүматлар буенча, «Спутник V» вакцинасының нәтиҗәлелеге 91, 4 процент тәшкил итә.

Прививка ясатыр алдыннан үзеңнең участок табибыңа мөрәҗәгать итү кирәк. Әгәр дә коронавирус белән авырмаган булсаң, табиб тикшеренүе үтеп, үз теләгем белән вакцинациягә риза дигән документка кул куясың һәм махсус прививкалар кабинетында вакцинация үтәсең.

Яңа коронавирус инфекциясенә каршы вакцина ике этапта ясала. 1нче көнне 1нче компонент, 21нче көнне икенче компонент ясалып, 42нче көнне канда коронавируска каршы антитәнчекләр барлыгы тикшерелә. Шулай итеп, «Спутник V» прививкасын 18 яшьтән башлап, коронавирус белән авырмаган, сәламәтлеге буенча каршылыклары булмаган, теләгән һәр кеше ясата ала.

Вакцинация үтәргә теләге булган кешеләр поликлиника регистратурасының телефоннары аша 8(84368) 2-52-11, 2-41-36 үзләренең исем, фамилия, отчествосын, яшәү урыны, контакт телефон номерларын калдырып, чиратка языла алалар. Медицина хезмәткәрләре поликлиникага вакцина ясатырга үзләре дә гел чакырып торалар. Шулай ук райондагы амбулаторияләр белән дә элемтәгә кереп була, телефон номерлары: Кариле табиблык амбулаториясе – 3-16-69, Чепья – 3-43-01, Яңгул – 3-62-03. Эш сәгатьләрендә шалтыратып, сораша-белешә, языла аласыз.

Шуны белегез: вакцина ясату түбәндәге очракларда рөхсәт ителми: вакцинаның берәр компонентына артык сизгер булу, аллергия, кискен инфекция яки инфекцияле булмаган авыру белән чирләү, хроник авыруларның көчәюе, авырлы булу яки күкрәк балаң булу, 18 яшькә кадәр булу.

Һәм шуны истә тотарга кирәк: вакцина ясатканнан соң беренче-икенче тәүлекләрдә кыска вакыт эчендә гриппка охшаш синдром барлыкка килергә мөмкин. Температура бераз күтәрелеп китсә, калтырансаң, башың авыртса – бу да вакцинаның тәэсире диләр. Укшытырга, аппетит югалырга, лимфа төеннәре дә зураерга мөмкин. Уйлап карасаң, нәкъ башка прививкалардан соң кебек. Вакцина ясалганнан соң, өч көн аның урынын юешләтергә ярамый. Мунча, сауна кебек урыннарда булудан, алкоголь кулланудан, авыр физик эшләрдән тыелып тору зарур. Вакцина ясалган урын кызарса, шешеп китсә яки урыны авыртып торса, аллергиядән, температура күтәрелгәндә исә ялкынсынуга каршы дарулар эчәргә мөмкин, – әмма бары тик табиб белән килешеп, аның кушуы буенча гына.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International