Яңгул авыл җирлеге яңалыклары. Яңгул авыл җирлеге Советы утырышы

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

2021 елның 20 гыйнварында Татарстан Республикасы Балтач районының Яңгул авыл җирлеге Советының чираттагы утырышы булды. Утырышта Балтач районы башлыгы урынбасары Н.Н. Сабирҗанов, участок инспекторы И.Н. Әхмәтов, Яңгул авыл җирлеге депутатлары, шулай ук оешма җитәкчеләре катнашты.

Утырышның көн тәртибендә түбәндәге сораулар каралды:

1. Яңгул авыл җирлеге башлыгының 2020 елгы эш нәтиҗәләре, шул исәптән гражданнарның үзара салым акчаларыннан файдалану һәм 2021 елга бурычлар тутында отчеты.

2. Яңгул авыл җирлегенең 2020 елгы бюджет үтәлеше турында хисап.

3. Профилактика буенча район программаларын үтәүнең торышы турында мәгълүмат, Балтач районында Яңгул авыл җирлеге территориясендә участок полиция хезмәткәре И.Н. Әхмәтовның 2020 елгы эш нәтиҗәләре турында чыгышы. 

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International