«Куркынычсыз интернет»

2021 елның 21 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Һәр заманча кеше көн саен бик күп вакытын интернетта үткәрә. Әмма интернет - ул мәгълүмат чыганагы һәм еракта аралашу мөмкинлеге генә түгел, шуны истә тотарга кирәк. Сез челтәрдән компьютер вирусы кертә аласыз, сезнең хисап язмагызны яки электрон почта адресын мошенниклар тартып алырга мөмкин.

Интернетның аудиториясе бик тиз үсә - балалар, яшүсмерләр, яшьләр аның шактый өлешен тәшкил итә. Хәзер инде безнең илдә һәр өченче бала интернетка чыга ала. «Факел» яшьләр (яшүсмерләр) клубында нәкъ менә профилактика максатыннан интернет челтәрендә куркынычсызлык буенча әңгәмәләр үткәрелә. 20 гыйнвар көнне клубта тәрбияләнүчеләргә интернет челтәренең куркынычы һәм саклану чаралары турында Балтач район башкарма комитетының оештыру-гомуми бүлеге баш белгече Рамил Раузит улы Мөхәммәтгалиев сөйләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International