2021 елның 19 гыйнварында Кече Лызи авыл җирлеге Советы утырышы булып узды. Утырышта район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н.Н., Кече Лызи авыл җирлеге Советы депутатлары, җирлек активы катнашты. Үзара салым буенча эш, 2020 ел нәтиҗәләре буенча фикер алышынды. Бер ел эчендә зур эш башкарылды - чишмәләр төзекләндерелде, купель төзелде, Шошма һәм Ушминка елгалары юлларын санитар чистарту үткәрелде, юллар төзекләндерелде.
2020 елда авыл җирлеге территориясендә республика программалары хисабына гамәлгә ашырылган объектларны капиталь ремонтлау һәм төзү турында мәгълүмат:
1. Балалар бакчасын капиталь ремонтлау;
2. «Чемпион» спорт залын капиталь ремонтлау;
3. Кече Лызи авылында «Юл хәрәкәте иминлеге» программасы буенча тротуар;
4. Кече Лызи авылында су белән тәэмин итү челтәрләрен реконструкцияләү;
5. Грант 1,5 млн. сум: Ушминка елгасы аша кичү җайланмасы һәм Югары Ушма, Урта Ушма авылларындагы юлларга плотина буйлап, Кече Лызи Г. Медведев урамында вак таш җәю;
6. Кече Лызи авылының Совет урамы буенча урам утларын реконструкцияләү;
7. «Романтик» балалар лагерена юлны төзекләндерү;
Докладлар белән авыл җирлеге башлыгы Мухин С.А., Кече Лызи урта мәктәбе директоры Гарипов Э.Н., Кече Лызи авылы мәдәният йортының сәнгать җитәкчесе Петрова Г.Д., район башлыгы урынбасары Сабирҗанов Н. Н. чыгыш ясадылар.