Балтач үзәк китапханәсе филиалларында Яңа ел чаралары

2021 елның 13 гыйнвары, чәршәмбе

1. Нөнәгәр филиалында үткән "Яңа ел серләре" интеллектуаль уенында ике команда составында китап сөюче укучылар көч сынашты. Катнашучылар 6 этапта зирәклеккә, тапкырлыкта, җитезлектә сыналдылар. Алар арасында капитаннар ярышы, ребуслар чишү, кроссворд, иҗади эш, "сорау – җавап" кебек уеннар булды. Укучылар Яңа ел бәйрәме турында булган белемнәренә өстәмә яңа мәгълүмат та алып киттеләр.

2. Каникулларны файдалы һәм күңелле итеп үткәрү максатыннан, М.Фәйзи музеена экскурсиягә Куныр китапханэсенең иң күп китап  укучылары барды. Анда балаларны Кыш бабай һәм Кар кызы бүләкләр белән каршы алдылар. Музей директоры  музей экспонатлары, авыллар тарихы һәм язучы М.Фәйзинең тормыш юлы таныштырды. Һәрбер бала күңелендә үз авылының тарих битләре ачылды.

3. Кышкы каникул – китап уку, мультфильмнар карау белән тагын да күңеллерәк, файдалырак уза. 4 гыйнвар көнне Балтач Үзәк балалар китапханәсендә һәр китап укучы "Союзмультфильм"ның берсеннән-берсе матур, эчтәлекле мультфильмнарын карау бәхетенә иреште.

4. "Мин авылда яшим"- Бүгенге көндә авылда төпләнеп калган яшьләр нинди борчулар белән яшиләр,нинди сөенечләре бар,нәрсәгә омтыла? Арбор филиалында үткән түгәрәк өстәл янында әлеге сорауларга җавап Балтач районы башкарма комитет җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов белән эзләнелде.

5. "Кайткан саен сиңа туган ягым,сафландылар минем уйларым"- Шагыйрә, тәрҗемәче, күп җырлар авторы Резеда Гобәева белән очрашу кичәсе Арбор филиалында үткәрелде. Матур шигырьләр иҗат итүче шагыйрә үзенең уйлары, фикерләре белән уртаклашты, җылы мөнәсәбәттә барган очрашу дәвамлы булыр дигән нисбәттә калынды.

6. Башлангыч сыйныф укучылары белән Сосна филиалында "Тылсымлы кыш" дип исемләнгән интеллектуаль уен уздырылды. Укучылар кызыклы сорауларга, табышмакларга җаваплар эзләделәр, өзекләр буенча әкиятләрне танып белделәр, рәсемнәр ясадылар. Уен ахырында катнашкан һәр уенчыга бүләкләр тапшырылды.

7. "Безнең балачак Яңа елы" хатирәләр кичәсе урта буын китап укучылар белән Смәел филиалында узды. Балачакның иң матур мизгелләрненең берсе ул - әлбәттә, серле яңа ел кичәләре. Китап укучыларны хатирәләре аша кабаттан бала чакларына кайтарып шул чор җырлары җырланды, төсле кәгазьләрдән чыршы уенчыклары ясалды,"Морозко","Снеговик почтовик", "Зима в Простоквашино" фильмнары буеча сораулар бирелде.

8. Гаилә кыйммәтләрен һәм гаилә мөнәсәбәтләрен ныгытуга юнәлдерелгән "Веселые снеговики" республика акциясенә кушылып, Смәел филиалы китап укучылары Әхмәдиевлар, Нәбиевлар гаиләләре ясаган кар бабайларның фотолары тәкъдим ителде.  #снеговик16

9. 1-21 гыйнвар аралыгында үтүче XIV дөньякүләм  #әдәбимарафон бәйгесенә  бар авыл китапханәнең төрле яшьтәге укучылары катнаша. Бу юлы әдәби марафон Татарстанда туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышлана. Марафонга катнашу өчен укучыларның һәркайсына үз яшенә туры килгән китаплар сайланды. 21 көн буе укучылар китап укып үзләренә ошаган кызыклы өлешләрен башкаларны да кызыксындыра торган итеп ВКонтакте яки Инстаграм социаль челтәрләрендә урнаштырып барырга тиешләр. Марафон барышында укучылар китап укып тел байлыгын арттыра, бик күп фикердәш-дуслар таба алалар, язучы-шагыйрьләр иҗатын тирәннән өйрәнеп финал тантанасында алар белән якыннан күрешә алалар.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International