14 ноябрьдә безнең районның авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерүчеләре янәдән Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы оештырган авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнаштылар.
Һава торышы салкын булуга карамастан, сәүдә иртә таңнан ук башланды, ә иртәнге 6га инде тулы көченә барды. Сатып алучылар сумкаларга һәм арбаларга шикәр комы, он, ит, балык, сөт, май, бал, казылык, сыр, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр һ.б. төяделәр.
Ярминкәләрдә иң элек сатып алучылар - ул, әлбәттә, өлкән буын кешеләре. Халык иртәнге 5тән үк килә, ә һава торышы көннән-көн салкыная бара, шуңа күрә мәйданчыкларда камыр ризыклары белән чәй өстәлләре оештырылган иде.
Сатып алучылар билгеләп үткәнчә, ярминкәләр җирле җитештерелгән экологик чиста фермер продукциясе сатып алу өчен менә дигән мөмкинлек кенә түгел, ә күңелле концерт программасы һәм һәр сатып алучыга карата ихлас һәм игътибарлы мөнәсәбәтле чын бәйрәм.