Кече Лызи авыл җирлеге яңалыклары. Үзара салым программасы буенча эшләр дәвам итә

2020 елның 21 октябре, чәршәмбе

Кече Лызи авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым программасы буенча эшләр дәвам итә - купельның стеналары җирлек халкы көче белән төзелде. Ә төзелеш өчен материаллар үзара салым акчасына сатып алынды. Бу изге эштә катнашкан кешеләребез: Изосимов Валерий, Васильев Сергей, Сергеев Станислав, Гаврилов Иван, Димитриев Кирилл, Иванов Геннадий, Васильев Николай, Удодов Александр, Манашев Дмитрий, Филиппов Валерий, Игнатьев Андрей, Михайлов Олег, Артемьев Владимир, Шадров Александр, Иванов Александр, Афанасьев Анатолий, Иванов Владислав һәм Гайсин Владикка олы рәхмәтебезне белдерәбез!

Үзара салым программасында катнашып, иң мөһиме – кешеләрне проблемаларны хәл итүгә җәлеп итәбез. Халыкны җирле хакимият органнары белән бергә эшләргә җәлеп итү мөһим. Бу очракта эшнең сыйфаты һәм нәтиҗәлелеге күпкә югарырак булачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International