Смәел мәдәният йортында "Яшь гомер бер узгач, кайтмый ул яңадан" дип исемләнгән тематик кичә узды. Мәдәният йорты хезмәткәрләре көче белән әзерләнгән кичә җыр-бию, матур теләкләр, котлаулар белән үрелеп барды. Төзекләндерүдән соң күптән тугел генә ишекләрен ачкан мәдәният йортын өлкән тамашачылар бик куанып күзәтеп йөрделәр.