Ат чабышлары сезоны ябылу уңаеннан узган спорт ярышлары

2020 елның 11 октябре, якшәмбе

10 октябрьдә ат чабышлары сезоны ябылу уңаеннан спорт ярышлары үткәрелде.

Чараның максаты: спорт-сәламәтләндерү эшен массакүләм популярлаштыру, кешеләрне физкультура һәм спорт белән даими шөгыльләнүгә җәлеп итү, районда авыл спорт төрләрен пропагандалау һәм үстерү.

Бәйрәм программасы күп төрле бәйгеләргә бай булды. Сезон ябылу уңаеннан узачак чараның төп бәйгесе булган – ат ярышы да һәркемнең күңеленә хуш килде.

Ярыш нәтиҗәләре:

«Бизәлгән ат»  бәйгесе:

1 урын – «Карлыгач», Мансур Сәлахов, Норма авыл җирлеге

2 урын – «Кояш», Раушан Мортазин, Югары Субаш авыл җирлеге

3 урын – «Ласточка», Василий Кузьмин, Шубан авыл җирлеге

«Ат җигү» конкурсы:

1 урын - Фәнил Габдрахманов, Сосна авыл җирлеге

2 урын - Радик Шәрипҗанов, Норма авыл җирлеге

3 урын - Ранис Вафин, Югары Субаш авыл җирлеге

«Арбалы ат» конкурсы:

1 урын - Норма авыл җирлеге командасы

2 урын - Пыжмара авыл җирлеге командасы

3 урын - Сосна авыл җирлеге командасы

4 урын - Шубан авыл җирлеге командасы

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International