Бүген, 9 октябрьдә, Балтач муниципаль районы башлыгы Р.Р. Нотфуллин рәислегендә район Советының утырышлар залында дүртенче чакырылыш Татарстан Республикасы Балтач район Советының чираттагы икенче утырышы узды.
Бүгенге утырыш эшендә Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары, район башкарма комитеты җитәкчесе, аның урынбасарлары, бүлек башлыклары, район Советының җаваплы хезмәткәрләре, район прокуроры ярдәмчесе, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре катнашты.
Утырышта түбәндәге мәсьәләләр каралды:
1. Дүртенче чакырылыш Балтач район Советының даими комиссияләре составы турында.
2. Дүртенче чакырылыш Балтач район Советының Президиумы турында.
3. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында (беренче укылыш).
4. Балтач муниципаль районының муниципаль хезмәт турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
5. «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы җирле үзидарә органнарының үз вәкаләтләрен даими нигездә гамәлгә ашыручы сайланулы вазыйфаи затларына, Контроль-хисап палатасы рәисенә акчалата бүләкләүләр, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы муниципаль хезмәткәрләренең вазыйфаи окладлары күләмнәрен, айлык һәм башка өстәмә түләүләрне һәм аларны гамәлгә ашыру тәртибен билгеләү турында» 2018 елның 28 апрелендәге 127 номерлы Татарстан Республикасы Балтач район Советы карарына үзгәрешләр кертү хакында.
6. Муниципаль мөлкәтне һәм дәүләт милкендәге җир кишәрлекләрен (Балтач муниципаль районы бюджетына керү өлешендә) һәм Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы милкендәге җир кишәрлекләреннән файдаланган өчен аренда түләве һәм өстәмә түләү (пеня) буенча бурычларны түләтүгә һәм күчерүгә ышанычсыз дип тану тәртибе турында нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
7. Авыл җирлекләренең җирле үзидарә органнары һәм «Балтач муниципаль районы» муниципаль берәмлегенең җирле үзидарә органнары арасында җирле әһәмияттәге мәсьәләләрне хәл итү буенча вәкаләтләрнең бер өлешен тапшыру турында килешүләр төзү тәртибен раслау хакында.
8. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районының Контроль-хисап палатасы турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
9. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында аерым категориядәге затларга чит ил банкларында счетлар (кертемнәр) ачуны һәм булдыруны, акчалар һәм кыйммәтле әйберләрне саклауны тыю турындагы Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү хакында.
10. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Карадуган авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында.
11. Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы «Кече Лызи авыл җирлеге» муниципаль берәмлегенең генераль планын раслау турында.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча доклад белән чыгыш ясадылар: 1,2 мәсьәләләр буенча - Балтач район Советының оештыру бүлеге җитәкчесе Р.Х. Мөхәммәтҗанова, 3-7 мәсьәләләр буенча – район башкарма комитетының юридик бүлек башлыгы Р.С. Фатыхов, 8,9 мәсьәләләр буенча – Балтач район башлыгы ярдәмчесе Э.Ф. Гарипова, 10,11 мәсьәләләр буенча – район башкарма комитетының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык бүлеге җитәкчесенең урынбасары Ш.Ф. Борһанов.
Көн тәртибендәге мәсьәләләр буенча депутатлар тиешле карарлар кабул итте, барлык тәкъдимнәр дә игътибарга алынды.