Татарстан Президенты республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә зур өлеш керткән алдынгыларны бүләкләде

2020 елның 8 октябре, пәнҗешәмбе

Бүген авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көнен бәйрәм итү кысаларында республиканың агросәнәгать комплексы үсешенә зур өлеш керткән алдынгыларга Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миннеханов дәүләт бүләкләре тапшырды.

Әлеге тантаналы чарада безнең районыбызның алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә катнашты. «Яңа тормыш» җәмгыяте тракторчысы Шамил Гилманов «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән бүләкләнде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International