Балачактан ук без өлкән яшьтәге кешеләргә карата ихтирамлы булырга өйрәнәбез. 1-10 октябрьдә үткәрелә торган Өлкәннәр декадасы өлкән буынга тагын бер кат игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтергә мөмкинчелек бирә. Чөнки һәр игътибарлык аларга елмаерга һәм тормышта үз әһәмиятен тоярга ярдәм итә.
2020 нче елның 8 октябрендә Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре Гөлшат Сәлахова һәм Рузилә Рамазанова «Бакый Зыятдинов исемендәге Карадуган гимназиясе» базасында «Бергә күңелле» клубы эше кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән 12 бала белән «Елмаю бүләк ит» дигән шөгыль үткәрделәр. Шөгыль барышында катнашучылар өлкәннәр көне, үзләренең әби-бабайлары, аларны ничек котлаулары турында сөйләделәр. Белгечләр балаларга котлау открыткалары ясарга, аларны өлкән туганнарына бүләк итәргә тәкъдим иттеләр. Балалар тырышып эшкә тотындылар. Открыткалар матур килеп чыкты. Алар, һичшиксез, үз адресатларына барып җитәчәкләр һәм аларда елмаю чаткылары барлыкка киләчәк.