Балтач районы территориясендә урнашкан оешмаларның эшчәнлегендә барлыкка килгән архив фондын саклау максатында, 7 октябрь көнне районыбызда архив һәм эш башкару өчен җаваплы хезмәткәрләр белән методик семинар үткәрелде.
Семинар 2 мәйданчыкта: беренчесе – район мәдәният үзәгендә, икенчесе – «Хыял» яшьләр үзәгенең конференцияләр залында үтте. Семинарда мәгариф, авыл хуҗалыгы, авыл җирлекләре һәм район үзәге җирлегендә урнашкан оешмаларның архив эше өчен җаваплы хезмәткәрләре, барысы 90 нан артык белгеч катнашты. Семинарда «Татарстан Республикасы дәүләт архивы» дәүләт бюджет учреждениесы директорының Татарстан Республикасы архив фондын формалаштыру буенча урынбасары Илдарханова-Балчиклы Гүзәл Илдус кызы, баш архивчы Капралова Наталья Юрьевна, Балтач районы башкарма комитетының архив бүлеге җитәкчесе Ильясова Рүзилә Равил кызы чыгыш ясады.
.jpg)