2020 елның 6 октябрендә Югары Субаш авыл җирлегенең Көшкәтбаш авылы пенсионерлары өчен Өлкәннәр декадасы кысаларында Чепья авылы "Халыклар дуслыгы" музеена экскурсия оештырылды. Музей хезмәткәрләре һәм музейга нигез салучы, җитәкчесе Галиев Гарифҗан Гали улы кунакларны җылы кабул иттеләр. Яңартылган музей буйлап кызыклы экскурсия очрашуда катнашучыларның барысына да ошады.
.jpg)