6 октябрь көнне район мәдәният үзәгендә безнең кадерле укытучыларыбызга багышланган тантаналы чара узды. Тамашачылар залы тулы иде, ә иң беренче рәтенләрне ветеран укытучыларыбыз бизәде. Чыгышлар котлаулар, җырлар, биюләр белән үрелеп барды.
Тантанада район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин, район башкарма комитет җитәкчесе Айдар Фоат улы Хәйретдинов, башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов катнашты. Укытучыларның хезмәтен югары бәяләп, алар алдынгы мәгариф хезмәткәрләренә намуслы хезмәтләре өчен бүләкләр тапшырды.
Район үсешендәге хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләрен җиткерергә һәм шәхсән бүләкләр тапшыру өчен сәхнәгә район мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Шагаева да күтәрелде. Ул укытучыларны тагын бер кат һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.