6 октябрь көнне Балтач районы санитар-эпидемияга каршы комиссия утырышы булып узды. Утырыш Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Рәшит улы Нотфуллин җитәкчелегендә алып барылды.
Көн тәртибендә Балтач районы территориясендә эпидемиологик хәлнең катлаулану куркынычын булдырмау өчен уздырылучы профилактик чаралар мәсьәләсе каралды.
Район үзәк хастаханәсе баш табибы урынбасары Рәшит Кәлимулла улы Шафигуллин үзенең чыгышында октябрь башында авыруның яңа очраклары арту борчу уятуын әйтте. Салкын тию авыруларының сезонлы күтәрелеше бәйле рәвештә авыртуның структурасы үзгәрә. Хезмәт коллективларында салкын тиюнең нинди дә булса билгеләре булган затларны эштән читләштерүне көчәйтү һәм кешеләр күпләп җыела торган барлык урыннарда шәхси саклану чарасы - маскаларны мәҗбүри кию мөһимлеге турында искәртте.
Балтач районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Алия Юныс кызы Шагаева мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында коронавирус инфекциясе таралу шартларында санитар-эпидемиологик кагыйдәләрне кулланып эшнең оештырылуы хакында сөйләде. 1 сентябрьдән мәктәпләр контактсыз термометрлар белән укытучы һәм укучыларны кабул итәләр. Һәрбер мәктәптә эш көне “иртәнге фильтр” дигән процедурадан башланып китә. Температурасы яки вируслы инфекция симптомнары булган укучылар һәм укытучылар кире кайтарып җибәрелә. Дәресләр мөмкин кадәр бер кабинетта гына укытыла. Ашау тәнәфесләренә балалар күпләп җыелмасын өчен аерым график нигезендә чыгалар. Мәктәпләрдә укытучылар һәрберсе маска киеп йөри, куллар антисептиклар белән эшкәртелә.
Мәдәният оешмаларында профилактик чаралар белән мәдәният бүлеге җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы Рәзинә Нәфыйк кызы Сәләхетдинова таныштырды. Бүгенге көндә клубларда 70%ка залларны тутырып чаралар уздырырга рөхсәт ителде, авыл клублары үз эшчәнлекләрен башлап җибәрде. Тамашачыларның температурасын үлчәп кертү, маскадан булуларын таләп итү, антисептиклар белән кулларны эшкәртү кебек саклык чараларын күрү оештырылган. Музейларда 15-20 кешене генә кабул итәләр, маска кию таләбе катгый куелган.
Спорт оешмаларында да катлаулы вәзгыятькә бәйле кертелгән санитар таләпләрне үтәү даими контрольдә тора. Әлеге оешмалардагы профилактик чаралар буенча доклад белән Рөстәм Рафис улы Загидуллин чыгыш ясады.
Хезмәткәрләрнең эшкә килгәндә тән температуралары үлчәнә, журналда исәп алып барыла. Һәр иртә бинада дезинфекция үткәрелә, ике сәгать саен бүлмәләр җилләтелә.
Шулай ук утырышта Балтач районы эчке эшләр бүлеге җитәкчесе урынбасары Фәнис Фәрит улы Газизуллин һәм район башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Солтан улы Галимуллин чыгыш ясады.
Санитар-эпидемиологик хәлне һәм Татарстан Республикасында яңа короновирус инфекциясе таралу үзенчәлекләрен исәпкә алып, докладчылар чыгышын тыңлаганнан соң, Балтач районы санитар-эпидемияга каршы комиссиясе тәкъдим итә:
1. Авыл һәм шәһәр җирлекләре башлыкларына: сәүдә объектларында маска режимын саклау, хокук бозучыларны административ җаваплылыкка тарту турында халык белән аңлату эшләре алып барырга; Россия Федерациясеннән читкә очучы гражданнарга дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында теркәлергә һәм электрон рәвештә анкета тутырырга; чит дәүләтләр территориясеннән халыкара рейслар белән кайткан гражданнарга өч көн эчендә COVID-19 лаборатория тикшеренүе узарга һәм тиешле формада тикшеренү нәтиҗәләре турында мәгълүматны дәүләт хезмәтләренең бердәм порталында урнаштырырга. Тикшеренү нәтиҗәсен алганчы, гражданнар яшәү (тору) урыны буенча үзизоляция режимын үтәргә тиеш.
2. Оешма, предприятие җитәкчеләренә, шәхси эшмәкәрләргә: коронавирус йогышы таралуны булдырмау максатларында маска режимын үтәү һәм шәхси саклану чараларын куллану турында гражданнарга һәм оешма җитәкчеләренә белешмәлекләр җиткерү; хезмәткәрләр тарафыннан сулыш органнарын индивидуаль саклау чараларын һәм кирәк булганда кулларны саклау чараларын аларның карамагындагы объектларда, территорияләрдә һәм транспортта куллануны тәэмин итәргә; гамәлдәге санитар кагыйдәләрне һәм гигиена нормативларын үтәүне тәэмин итәргә; көн саен эш башлаганчы хезмәткәрләрнең тән температурасын үлчәү; тән температурасы югары булган, авыру билгеләре булган затларны эшкә кертмәскә; гомуми кулланылыштагы урыннарны, җиһазларны, инвентарьларны, техниканы һәм өслекләрне дезинфекцияләү.
3. Мәгариф, мәдәният, спорт оешмалары җитәкчеләренә: гамәлдәге санитар кагыйдәләрне һәм гигиеник нормативларны, шулай ук федераль дәүләт санитар-эпидемиология күзәтчелеген гамәлгә ашыручы орган күрсәтмәләрен һәм таләпләрен тайпылышсыз үтәүне тәэмин итәргә.
4. Массакүләм мәгълүмат чаралары җитәкчеләренә: «Хезмәт» газетасының баш мөхәррире һәм «Кайтаваз» радиосы директоры тарафыннан массакүләм мәгълүмат чараларында короновирус инфекциясен профилактикалау һәм булдырмау, маска режимын үтәү чаралары турында үз вакытында публикацияләүне һәм яктыртуны тәэмин итәргә.