Төзелеш, ремонт һәм реконструкция - безнең районның өстенлекле юнәлешләренең берсе. Шуңа да аларга зур игътибар бирелә.
Балтач районының Норма авылында 120 урынга исәпләнгән балалар бакчасы төзелеше тулы куәтенә бара. Эшне «Болгарстройкомплект» ҖЧҖ башкара. Бүгенге көндә биредә техник катның тышкы диварларын гидроизоляцияләү һәм җылыту (100%), I кат штукатуркасы (100%), подвал канализациясе системасын монтажлау (100%), җылыту системасын монтажлау (30%), II кат штукатуркасы (100%), идән стяжкасы, җылылык изоляциясе, идәннәрне гидроизоляцияләү (100%), җылы идән урнаштыру (80%), вентиляция монтажлау (80%),тышкы суүткәргечне монтажлау (30%), тышкы канализацияне монтажлау (50%), түбәне монтажлау (20%), тәрәзә блокларын монтажлау (100%), тышкы җылылык трассасын монтажлау (90%), тышкы суүткәргечне монтажлау (100%), территорияне планлаштыру (90%), тышкы канализацияне монтажлау (20%) кебек күләмле эшләр башкарылган.
Шулай ук, «Балтач штп. Үзәк шәһәр яр буе»н төзекләндерү эшләре бара, Шушма елгасы участогында яр саклау корылмасы төзелеше бара. Подрядчы - «Мелиоратор» ҖЧҖ, проектлаучы - «Промэкомониторинг» ПИФ ҖЧҖ. Бүгенге көндә биредә шпунт монтажлана, җир эшләре башкарылды.
Эш башыннан алып ахырына кадәр барысы да контрольдә булачак. Һәр объектта эш кайный, башланган төзелешләрне ахырына җиткерү һәм эшне сыйфатлы, вакытында һәм матур итеп башкару өчен кулдан килгәннең барысы да эшләнә.