Пыжмара авыл җирлеге яңалыклары. Сәрдек авылында Халыкара өлкәннәр көненә багышланган бәйрәм чарасы узды

2020 елның 5 октябре, дүшәмбе

Пыжмара авыл җирлегендә Өлкәннәр декадасы дәвам итә. Шул уңайдан берсеннән-берсе матур чаралар үткәрелеп тора. Шушы көннәрдә Сәрдек авылы клубында концерт булып узды. Бәйрәм кичәсен балалар бакчасында тәрбияләнүче нәниләр, укучылар, авыл үзешчәннәре ярдәме белән клуб мөдире Рәйханә Рәхимҗан кызы әзерләде. Матур, җылы эчтәлекле бу чарадан авыл өлкәннәре рухланып, яшәргә көч алып таралыштылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International