Хөрмәтле укытучылар, мөгаллимнәр, мәктәпкәчә һәм өстәмә белем бирү мөгаллимнәре, педагогик хезмәт ветераннары, сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән тәбрик итәм!
Мәктәпне тәмамлап, еллар узганнан соң, адәм баласы үз тормышында укытучының никадәр кадерле һәм мөһим кеше икәнлеген аңлый башлыйдыр, мөгаен. Дөньяны танырга өйрәткән, гыйлемле-белемле иткән укытучыга карата мөнәсәбәт гасырлар буена үзкыйммәтен югалтмаган һәм хәзер дә, заманалар үзгәреп, мәгарифтә бер-бер артлы үзгәрешләр булуга карамастан, әлеге һөнәр ияләренә карата хөрмәтнең зурысын күрсәтергә бурычлыбыз. Укытучыларның авыр, катлаулы, җаны-тәне белән бирелеп эшләүне таләп иткән хезмәтен бернинди сүзләр белән дә бәяләп бетереп булмый. Аларга, кылган игелекле эшләренең бәрәкәтен күреп, чиксез рәхмәтләргә төренеп, исән-сау яшәүләрен һәм эшләүләрен телисе килә. Нинди генә үзгәреш баскычларын үтәргә туры килмәсен, хәтта ки коронавирус аркасындагы чикләүләр чорында да алар яңа алымнарны үзләштереп, балаларны белемле итә, тәрбияви яктан камилләштерә беләләр.
Районыбыз укытучыларына алга таба да эшләрендә зур уңышлар, тормышларына бәрәкәт, сабырлык, ныклы сәламәтлек, гаилә тигезлеге, балалар игелеге теләп калам. Бәйрәмегез куанычлы булсын!
Хөрмәт белән Балтач муниципаль район башлыгы Нотфуллин Рамил Рәшит улы