2020 елның 1 октябрендә Балтач җирлегендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Шайхетдинова Равилә Барый кызы үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Илшат Галимуллин, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Балтач шәһәр җирлеге башлыгы Илдар Габдрахманов юбилярга рәхмәт сүзләре җиткерделәр.
Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты, кыйммәтле бүләк һәм Балтач шәһәр җирлеге исеменнән бүләк тапшырдылар.
Хәзерге вакытта Равилә Шайхетдинова кызы гаиләсендә яши, өч бала тәрбияләп үстергән, алты оныгы, алты оныкчыгы бар.