Казан дәүләт энергетика университеты - энергетика һәм башка фән сыйдырышлы тармаклар өчен югары квалификацияле кадрлар әзерләү буенча Россиянең алдынгы техник вузларыннан берсе.
Һөнәри юнәлеш бирү эшен үткәрү, кирәкле белгечлекләрне популярлаштыру һәм мәктәп тәмамлаучыларга Казан дәүләт энергетика университетында югары белем алу мөмкинлеге турында мәгълүмат бирү максатыннан, 2020 елның 3 октябрендә 14.00 сәгатьтә чыгарылыш сыйныф укучылары өчен Ачык ишекләр көне үткәрелә.
РФ территориясендә коронавирус йогышы таралуны кисәтү шартларында КДЭУ Ачык ишекләр көне дистанцион рәвештә, ОНЛАЙН-режимда үткәреләчәк. Чараның сайтына түбәндәге сылтама буенча күчәргә мөмкин: postupi.kgeu.ru.
КДЭУның Ачык ишекләр көне сайтында:
- югары уку йорты, әзерлек юнәлешләре, студентларның уку һәм яшәү шартлары, КДЭУга керү кагыйдәләре турында актуаль мәгълүмат белән танышырга;
- вуз үзәкләре һәм лабораторияләре буенча виртуаль экскурсияләр кылырга;
- 2020 елның 03 октябрендә 14.00 сәгатьтә университет җитәкчелеге, кабул итү комиссиясенең җаваплы секретаре, онлайн-чыгышларын күрү, кызыксындырган сорауларны бирү, онлайн-консультацияләр һәм җаваплар алу мөмкин.