Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 12 илкүләм милли проект игълан ителгән иде. Милли проектларның төп бурычы - һәр Россия гражданины һәм һәр гаилә тормышында реаль уңай үзгәрешләр булдыру. Балтач районы да күп кенә федераль проектларда катнаша.
Бүген, 29 сентябрь көнне Россия Федерациясендә «Үсеш ноктасы» цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәкләре ачылды. Чара «Мәгариф» милли проекты кысаларында тормышка ашырыла. «Үсеш ноктасы» - федераль, ягъни илкүләм проект. Аның максаты - шәһәр һәм авыл мәктәпләренең техник базалары, заманча мөмкинлекләре аермасын киметү. Үзәкнең төп бурычлары: «Технология», «Информатика», «Тормыш иминлеге нигезләре» кебек фәннәрне укыту методларының эчтәлеген яңарту һәм камилләштерү; халыкның гомум-мәдәни компетенцияләрен һәм белемнәрен, шахмат белемен, проект эшчәнлеген, балаларның, педагогларның һәм ата-аналарның иҗади мөмкинлекләрен үстерү өчен дәрестән тыш чорда инфраструктураны куллану.
Бүген, Балтач районында «Үсеш ноктасы» Салавыч күппрофильле лицее базасында ачылды. Шул уӊайдан мәктәпләребез Татарстан Республикасы Мәгариф һәм Фән министрлыгыныӊ гомуми белем һәм йомгаклау аттестациясе бүлеге җитәкчесе Иванова Татьяна Александровна һәм аныӊ урынбасары Лустина Татьяна Михайловнаны кабул итте. Мәртәбәле кунаклар «Үсеш ноктасы» үзәге буларак Норма мәктәбенеӊ эшчәнлеге белән танышып, югары бәя бирделәр. Салавыч күппрофильле лицеенда «Үсеш ноктасы» ачылышында катнаштылар, Россиякүләм цифрлы һәм гуманитар юнәлешле белем бирү үзәкләре ачылу марафонына тоташтылар. Бу чараларда Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе Хайретдинов Айдар Фоат улы һәм башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Гайнетдинов Илһам Фидәел улы катнашты.
.jpg)
Алдагы елларда балаларны укыту, аларга төрле күнекмәләр бирүнең заманча технологияләре башка мәктәпләргә дә үтеп керер дип өметләнәбез. Укучылар, кайда яшәүләренә карамастан, бүгенге көн таләпләренә яраклы сыйфатлы белем алырга, киләчәккә тигез мөмкинлекләр белән атларга хокуклы.
Бәхәссез факт, «Үсеш ноктасы»ның өстенлекләре күп. Шушы мөмкинлекләрне кулланып укучыларның дәресләрен генә түгел, дәрестән тыш эшчәнлекләрен дә эчтәлекле итеп оештыру укытучылардан тора.