Тәрбиячеләр көненә багышланган бәйрәм чарасы

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

28 сентябрь көнне район мәдәният үзәгендә тәрбиячеләр көне уңаеннан бәйрәм чарасы узды.

Ишектән килеп керүгә кунакларны чәчәкләр дөньясы каршылады. Чәчәкләр - алар безнең тәрбиячеләребез, балаларның икенче әнкәләре, күңел җылысын кызганмый сабыйларны кайнар кочакларына алучы, тәрбия бирүче.

Бәйрәм чарасы күркәм концерт белән дәвам итте. Балтач районы башкарма комитет җитәкчесе Айдар Хәйретдинов тәрбиячеләрне һөнәри бәйрәмнәре белән тәбрикләп, буләкләп үтте, рәхмәт сүзләре җиткерде.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International