Хезмәтне саклау турында

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

2020 елның 15 һәм 24 сентябрендә Татарстан Республикасы Балтач районы башкарма комитетының хезмәтне саклау һәм хезмәт шартлары буенча Координация советы тарафыннан районның авыл хуҗалыгы оешмаларында - «Маяк» ҖЧҖ һәм «Игенче» АХҖдә көзге кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау таләпләрен үтәү буенча күчмә тикшерү уздырылды.

Координация советы әгъзалары хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү белән таныштылар. Күчмә тикшерү барышында югарыда күрсәтелгән авыл хуҗалыгы оешмаларында хезмәтне саклау чаралары тиешле дәрәҗәдә, билгеләнгән таләпләргә туры китереп башкарыла дип билгеләп үтелде.

Координация советы хезмәтне саклау таләпләрен үтәү мөһимлеге турында искә төшерә. Бу өлкәдә законнарны үтәмәү өчен җинаять җаваплылыгына кадәр җәза бирелә.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International