«Берсут» балалар сәламәтләндерү лагерына юлламалар

2020 елның 29 сентябре, сишәмбе

Балтач районына Мамадыш шәһәре «Берсут» балалар сәламәтләндерү лагерена 2020 елның 9 октябреннән 29 октябренә кадәр (21 көн) 10 юллама бирелде.

Юлламалар бушлай, дәвалану белән. Шулай ук балалар өчен төрле кызыклы чаралар, саф һавада йөрү оештырылган. Санаторийда вакытта уку мәктәп программасы буенча дәвам итәчәк.

Юллама түбәндәге категория балаларга бирелә:

- 7 яшьтән 15 яшькә кадәр;

- җан башына уртача керем яшәү минимумыннан түбән булган, аз тәэмин ителгән гаиләдә яшәүче балалар (ата-аналар, балалар пособиесен соц.яклау аша алучы);

- опекага алынган, ата-ана тәрбиясеннән мәхрүм калган балалар;

- гомуми белем бирү учреждениесендә белем алучы сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар (инвалид бала);

Юллама алу өчен 2-57-75, 89871751825 (Гөлшат) телефоннары буенча мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

 

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International