«Россиянең сөт тармагын үстерү векторы: нәтиҗәлелеккә курс» онлайн-конференциясе

28 сентябрь 2020 ел., дүшәмбе

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр итүенчә, «Хезмәт җитештерүчәнлеге өлкәсендә федераль компетенцияләр үзәге» автономияле коммерциягә карамаган оешма ( АНО) халыкара консалтинг компаниясе KPMG һәм Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге (Союзмолоко) Россия Федерациясендә җитештерүчәнлекнең IT-платформасы мәйданчыгында «Россиянең сөт тармагын үстерү векторы: нәтиҗәлелеккә курс» тармак онлайн-конференциясен оештыралар.

Конференциядә түбәндәге юнәлешләр буенча профильле предприятиеләр катнаша ала: сөт продукциясе, сөт һәм туңдырма җитештерү, эре мөгезле терлекләр үрчетү, катнаш авыл хуҗалыгы һәм терлекчелек өлкәсендә хезмәтләр күрсәтү.

Чара барышында Россия базарында сөт тармагына хас проблемаларны хәл итү турында фикер алышачаклар.

Онлайн-конференциядә сөт тармагында хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру өлкәсендә Россиянең һәм чит илләрнең алдынгы тәҗрибәсен аналитик тикшерү нәтиҗәләре тәкъдим ителәчәк, ул KPMG белән берлектә ФКҮ (ФЦК) тарафыннан уздырылды.

 Тармак онлайн-конференциясендә катнашу бушлай. Теркәлүне производительность.рф сайтында «Чаралар» бүлегендә узарга мөмкин. Вебинар программасы белән тулырак сылтама буенча танышырга була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International