26 сентябрь көнне «Казан» агросәнәгать паркында мәгариф оешмалары казанышларының ярминкәсе узды. Анда республиканың 200дән артык мәктәп, көллият, техникум коллективлары, өстәмә белем бирү үзәкләре һәм мәктәпара укыту комбинатлары катнашты.
Ярминкәдә шәһәр халкына укучылар һәм студентлар ясаган төрле бакча кирәк-яраклары, тегелгән, текстиль, кулинария әйберләре, йорт җиһазлары, көнкүреш әйберләре сатылды. Моннан тыш, килүчеләр яшь төзүчеләрнең, балта осталарының һәм тимер коючыларның эшләнмәләре сатып ала алдылар, шулай ук укучылар әзерләгән иҗат номерларын карадылар.
Ярминкәләрдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы җитәкчелеге, муниципаль районнар башлыклары, АПК бүлекчәләре җитәкчеләре һәм Министрлык белгечләре булды. Ярминкәгә китерелгән барлык продукция ветеринария хезмәтләре тарафыннан тикшерелгән иде.
Балтач районы мәгариф идарәсе «Продукция сатуда иҗади якын килү өчен» номинациясендә 1 урынга лаек булды. Команданы котлыйбыз һәм рәхмәт белдерәбез!
.jpg)
.jpg)