«Хәрби хезмәткә чакырылганда гражданнарның хокукларын яклау» телефон «кайнар линиясе»

2020 елның 28 сентябре, дүшәмбе

Эш тәҗрибәсе күрсәткәнчә, чакырылыш буенча хәрби хезмәт үтүче гражданнарның хокукларын бозу сәбәпләренең берсе - алар тарафыннан хәрби хезмәт үтү мәсьәләләрен җайга салучы законнарны белмәү, үз хокуклары һәм яклау ысуллары турында хәбәрдар булмау.

2020 елның 1 октябрендә, көзге чакырылышның беренче көнендә, Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Аппаратында хәрби хезмәткә чакырылучылар һәм аларның ата-аналары өчен хәрби хезмәткә чакыру мәсьәләләре буенча телефон «кайнар линиясе» эшләячәк.

«Кайнар линия» телефоны: (843) 236-00-71.

2020 елның 1 октябрендә Сез шулай ук армиягә чакырылуга кагылышлы сорауларыгызны Whatsapp ка +7 (939) 345-37-50 телефон номеры буенча җибәрә аласыз.

Консультация вакыты: 09.00 сәгатьтән 17.00 сәгатькә кадәр.

Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил, Татарстан Республикасы Хәрби комиссариаты һәм Татарстан Республикасы Адвокатлар палатасы вәкилләре тулы мәгълүмат алырга, бәхәсле хәлләрне аңлатырга ярдәм итәчәк.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International