Югары Субаш авыл җирлеге яңалыклары. Югары Субаш авылында дүртенче чакырылыш депутатлар сессиясе

2020 елның 25 сентябре, җомга

22 сентябрь көнне Югары Субаш авыл җирлегендә дүртенче чакырылыш депутатлар сессиясе булып узды. Утырыш эшендә район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы, җирлек башлыгы Вафин Ранис Борисович, Субаш төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Галиева Раилә Мәсхүт кызы, Тукай исемендәге ҖЧҖ директоры Мөхәммәтгалиев Рамил Наил улы, 4 һәм 3 чакырылыш депутатлары, мәктәп, клуб, медпункт хезмәткәрләре, Югары Субаш авыл җирлеге халкы катнашты.

Сессияда узган чакырылышка йомгак ясалды, депутатларга рәхмәт сүзләре яңгырады һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды. Яңа чакырылыш депутатлары җирлек башлыгын, район Советына вәкилне, башкарма комитет җитәкчесе урынбасарын һәм даими комиссияләрне сайладылар.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International