Бүген, 22 сентябрь көнне, район хәрби комиссары Васил Вәлиев һәм район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов Киров өлкәсенең Мирный бистәсендә урнашкан хәрби бүлектә булдылар. Алар биредә хезмәт итүче райондаш егетләребез белән очраштылар.


«Балтачыбыз белән тыгыз дуслык мөнәсәбәтләре булган Киров өлкәсе Мирный бистәсендә хезмәт итүче райондаш егетләребез янында булдык. Зур горурлык һәм рәхмәт сүзләрен ишетергә насыйп булды бүген районыбыз егетләре турында! Тәрбияле егетләр үстергәнегез өчен рәхмәт Сезгә әти-әниләр», - дип олы рәхмәт сүзләрен ирештерде район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдинов.