«Экстремизмга - юк!» айлыгы кысаларында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль эш буенча белгече Рузилә Рамазановна Нөнәгәр урта мәктәбе укучылары өчен «Толерантлык – тынычлыкка юл» дип исемләнгән төркемле шөгыль үткәрде. Алар «толерантлык» сүзенең әһәмиятен, аның төп компонентларын билгеләделәр. Балалар үзләренең дусларындагы яхшы, күңелгә ятышлы сыйфатлар турында сөйләделәр. Шөгыль терроризмга һәм экстремизмга каршы белешмәлекләр һәм буклетлар тарату белән тәмамланды.