Терроризмга каршы көрәштә бердәмлек көне - Россиядә ел саен 3 сентябрьдә билгеләп үтелә торган истәлекле көннәрнең берсе. «Экстремизмга - юк!» айлыгы кысаларында без гаепсез һәлак булган балаларны, аларның ата-аналарын һәм укытучыларын искә төшереп кенә калмыйбыз, ә бу проблемага җәмгыятьнең дә игътибарын җәлеп итәбез.
Балтач Үзәк зурлар китапханәсе хезмәткәрләре Балтач гимназиясенең 9 А һәм Б сыйныф укучылары белән «Нәтиҗәле аралашу алымнары» темасына әңгәмә сәгате үткәрделәр. Нәтиҗәле коммуникация методлары белән эш итү терроризмга һәм экстремизмга каршы торучы дустанә, ихтирамлы җәмгыять булдыру мөмкинлеге бирә. Әңгәмә вакытында балалар белән нәтиҗәле аралашу алымнары каралды, сыйныфташлар арасында дустанә мөнәсәбәтләр ныгытылды, терроризмга һәм экстремизмга карата мөнәсәбәтләре күрсәтелде.