«Хуҗабикәләр»

2020 елның 18 сентябре, җомга

2020 елның 17 сентябрендә Балтач «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге лекотекасында гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Гөлшат Сәләхова һәм Рүзилә Рамазанова мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Хуҗабикәләр» дигән мини-очрашу үткәрделәр. Чара башында белгечләр көзге кәеф, яраткан аш-су, күңел күтәренкелеге турында әңгәмә үткәрделәр.

Чараның төп этабы ике өлештән торды: төсле кәгазь ярдәмендә «прическа» ясарга һәм тәкъдим ителгән ингредиентлардан салат әзерләргә. Катнашучылар ике биремне дә «бик яхшы» билгесенә үтәделәр. Яшь чәчтарашларның прическлары кәефне күтәрә торган булып, бик матур килеп чыкты. Жюри салатларны «тәмләп» карап бәяләде. Барлык катнашучылар да дипломнар һәм кечкенә бүләкләр алдылар. Чара барысында да уңай һәм якты хисләр калдырды.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International