Карабаева Мария Сергеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

2020 елның 14 сентябрендә Иске Көшкәт авылында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Карабаева Мария Сергеевна үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Балтач муниципаль районы башлыгы урынбасары Наил Сабирҗанов, социаль яклау бүлеге җитәкчесе Алсу Гатиятуллина, Яңгул авыл җирлеге башлыгы урынбасары Гөлназ Әшрафҗанова, җаваплылыгы чикләнгән «Яна тормыш» җәмгыяте директоры Мәгъсүмҗан Сәйфетдинов юбилярны котлап, рәхмәт сүзләре җиткерделәр.

Юбилярга Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның котлау открыткасын, Балтач муниципаль район башлыгы исеменнән Рәхмәт хаты һәм бүләк, соңгы эш урыны, авыл җирлеге исеменнән дә бүләк - күчтәнәчләр тапшырдылар.

Мария Карабаева озак еллар колхозда эшләгән. Хәзерге вакытта ул энесе гаиләсендә яши.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International