«Тыныч күк йөзе»

2020 елның 15 сентябре, сишәмбе

2020 елның 15 сентябрендә «Балтач» ял паркында «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре Балтач гимназиясе укучылары - «Волонтер» үзәге активистлары белән берлектә «Тыныч күк йөзе» акциясе үткәрделәр.

Акциянең төп максаты: терроризмга тискәре караш формалаштыру һәм балаларыбыз хакына, безнең киләчәк хакына тынычлыкны саклауга өндәү.

Акциядә катнашучылар тынычлык, халыклар дуслыгы турында сөйләштеләр, «Уяу булыгыз», «Экстремизмга юк дип әйт!» дигән белешмәлек тараттылар. Ә акция ахырында алар күккә җирдә тынычлык теләп ак һава шарлары очырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International