100 парның язылышу тантанасы

2020 елның 7 сентябре, дүшәмбе

5 сентябрь көнне Балтач районы ГХАТ бүлегендә тантаналы рәвештә ТАССР төзелүгә 100 ел тулган елның 100 нче пары — Нәфис һәм Алисә Хәбибрахмановлар гаиләсе теркәлде.

Әлеге истәлекле вакыйга белән яшь парны район башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Илһам Фидәел улы Гайнетдинов тәбрикләде, яшьләргә истәлекле бүләк тапшырды, чын күңелдән бәхетле озын гомер һәм гаилә иминлеге теләде.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International