Балтач районында этил спиртын һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерүне һәм әйләнешен кисәтү буенча ведомствоара комиссия утырышы

2020 елның 4 сентябре, җомга

Бүген, 4 сентябрьдә, Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районында 2020 елның 7 аенда этил спирты һәм алкогольле продукцияне законсыз җитештерү һәм әйләнештә йөртүне кисәтү һәм булдырмау буенча ведомствоара комиссия утырышы булып узды.

Утырыш эшендә Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Хәйретдинов Айдар Фоат улы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Әхмәтханов Җәүдәт Йосыф улы (видеоэлемтә аша катнашты), Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары, комиссия рәисе Галимуллин Илшат Солтан улы, Балтач муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе ярдәмчесе Таҗетдинов Равил Әсхәтдин улы, Балтач муниципаль районы башкарма комитетының юридик бүлеге җитәкчесе Фатыйхов Ренат Сабит улы, Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Җиһаншин Илнур Фильсур улы, «Балтач РҮХ» ДАССОның баш табибы Давлиев Газинур Дәүләт улы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Кадыйров Булат Илдар улы, Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы контроль-инспекция бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Шакирова Гөлназ Фәрит кызы катнашты. Шулай ук «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзеры Гыйләҗев Илгизәр Илшат улы, «Алкоторг» ҖЧҖнең сыра буенча Департамент супервайзеры Сәләхов Рөстәм Рәшит улы, «Алкоторг» ҖЧҖнең сыра сату буенча департамент директоры урынбасары Иванов Артем Алексеевич, «Чепья» кулланучылар җәмгыяте рәисе Шәйхетдинов Хәйретдин Гаяз улы, «Чепья» ҖЧҖ товарчысы Зарипова Энҗе Вазыйх кызы һәм сыра, сыра эчемлекләрен ваклап сатучы хуҗалык субъектлары вәкилләре чакырылган иде.

2020 елның 7 ае йомгаклары буенча Балтач муниципаль районының алкоголь базарының торышы турындагы доклад белән Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары Галимуллин Илшат Солтан улы чыгыш ясады. ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Балтач муниципаль районындагы Арча территориаль органы 2020 елның 7 ае йомгаклары буенча эшчәнлеге белән ТР Дәүләт алкоголь инспекциясенең Арча территориаль органы җитәкчесе Кадыйров Булат Илдар улы таныштырды. Балтач районында алкогольле һәм спиртлы продукциянең легаль булмаган әйләнешен ачыклау һәм булдырмау буенча алып барылган эш турында Россия Эчке эшләр министрлыгының Балтач районы буенча бүлеге җитәкчесе урынбасары Җиһаншин Илнур Фильсур улы чыгыш ясады. Көчле алкоголь белән агуланулар турында «Балтач РҮХ» ДАССОның баш табибы Давлиев Газинур Дәүләт улы сөйләде. «Татспиртпром» АҖнең аракы сату буенча адреслы программасының чик буе районнарының сәүдә объектларында түбән бәяләрдән һәм күчмә сәүдә итүдән гыйбарәт булуы турындагы мәсьәлә буенча «Чепья» ҖЧҖ товарчысы Зарипова Энҗе Вазыйх кызы чыгыш ясады. Балтач муниципаль районында «Татспиртпром» АҖ продукциясен, шул исәптән «Белый Кремль» сыра кайнату заводын алга этәрү эше турында «Алкоторг» ҖЧҖ супервайзеры Гыйләҗев Илгизәр Илшат улы һәм «Алкоторг» ҖЧҖнең сыра буенча Департамент супервайзеры Сәлахов Рөстәм Рәшит улы сөйләделәр.

Барлык мәсьәләләрне карап тикшергәннән соң, йомгаклау сүзе белән Татарстан Республикасы Дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Әхмәтханов Җәүдәт Йосыф улы чыгыш ясады.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International