Балтач районына «Ярдәм янәшә» хәйрия акциясенең дүртенче траншы кайтты

2020 елның 29 июне, дүшәмбе

Бүген, 29 июнь көнне, Балтач муниципаль районына «Ярдәм янәшә» хәйрия акциясе фургоны килде. Азык-төлек җыелмаларын бушатырга волонтерлар һәм Балтач районы авыл җирлекләре башлыклары булышты.

Акция кысаларында азык-төлек җыелмаларын дүртенче тапкыр Балтач муниципаль районында яшәүче 505 кеше алачак.

Районның авыл җирлекләренә төяп озату оештырылды, авылларда азык-төлек җыелмалары инде тапшырылып бетте.

«Ярдәм янәшә» масштаблы хәйрия акциясе Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән башланып китте. Әлеге акция кысаларында 6 категориядәге гражданнар азык-төлек җыелмалары алды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International