Татарстан Республикасы Матбугат көне белән котлау

2026 елның 19 мае, сишәмбе

Бүген - Татарстан матбугаты көне. 

1998 елда Татарстан Дәүләт Советы гамәлгә куйган бу һөнәри бәйрәм журналист, фотокорреспондент, редакторларны, блогерларны, интернет-контент булдыручыларны, нәшир итүчеләрне, басма матбугат таратучыларны, гомумән, үз хезмәте белән мәгълүмат кырын һәм сүз иреген тәэмин итүче барлык һөнәр ияләрен берләштерә. 

 Районыбызның төп матбугаты булган «Хезмәт» газетасы редакциясенең гасырлар буена килгән традицияләре һәм бай тарихы бар. Газета һәм сайт битләрендә, социаль челтәрләр сәхифәләрендә район тарихының төп вакыйгалары гына түгел, ә төрле чорларның мохите, рухы да чагылыш таба. Басма журналистикада һәрвакыт иҗади, талантлы һәм битараф булмаган кешеләр эшләде. Шуңа күрә дә басма сүзгә ышаныч зур, ә журналист һөнәре олы хөрмәткә һәм танылуга лаек. 

Хөрмәтле матбугат хезмәткәрләре! Һөнәри бәйрәмегез көнне уртак эшегез һәм нәтиҗәле хезмәттәшлегегез, барган вакыйгаларны дөрес яктыртуыгыз һәм район тормышын мәгълүмати яктан тирәнтен тәэмин итүегез өчен чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм. Сезгә күтәренке рух, яңадан-яңа иҗади казанышлар һәм һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, сәламәтлек телим.

Ихтирам белән Балтач муниципаль районы башлыгы Рамил Нотфуллин.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International