Марат Җәббаров Татарстанда чәчү кампаниясенең барышы турында сөйләде

2020 елның 20 апреле, дүшәмбе

Республикада чәчү кампаниясенең барышы турында Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык мунициципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

"Яңгырлар һәм минус температурасы агымдагы атнада басуларда югары җитештерүчәнлекле эш белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирмәде. Элек кыр эшләре башлануга карамастан, чәчүлекләрнең төп өлеше гадәти срокларда узачак", - диде Марат Җәббаров.

Бүгенге көндә көзге культураларны һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру буенча планлаштырылган күләмнәр төгәлләнде.

"Республика аграрийларына язгы чәчү эшләрен 1,8 млн. га мәйданда диярлек башкарып чыгарга кирәк булачак. 125 мең га чәчелгән, шулардан бөртеклеләр-102 мең га, майлылар – 4 мең га һәм терлек азыгы – 17 мең га", - дип билгеләп үтте министр.

Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы югары җитештерүчәнлекле эш тәэмин итүче районнарга аерым игътибар бирде. Алар арасында-Буа (15 мең га (планның 23% ы), Зәй (29%), Нурлат (23%), Азнакай (20%) һәм Чүпрәле (16%). 

Аннары министр күпьеллык үләннәрнең продуктлылыгы турында сөйләде.

"Туклыклы, продуктив кышлату өчен безгә, 1,6 млн тн. тупас һәм сусыл азык кирәк. Сиксән өч мең гектарның 55 проценты күпьеллык үләннәр белән мәшгуль. Терлекчелек тармагына җитди игътибар бирелә торган районнарда күпьеллык үләннәрнең югары уңышлылыгы ирешелде. Алар арасында Әтнә, Балтач, Актаныш, Саба, Арча, Апас, Чүпрәле, Нурлат һәм Теләче районнары бар", - диде Марат Җәббаров.

Министр сүзләренә караганда, тагын бер мөһим мәсьәлә – ул , республика хуҗалыкларында күпьеллык үлән орлыклары булу.

"Республиканың орлыкчылык хуҗалыкларында 100 тоннадан артык орлык бар, алар 5 мең гектарга җитәчәк. Бу ихтыяҗның 4% тан аз гына артыграк. Орлык проблемасын хәл итү өчен, быел һәр хуҗалыкта чәчүлекләрне технологик яктан озата бару белән орлык участоклары билгеләнергә тиеш.  Безгә быел гына түгел, аннан соңгы ел уңышы турында да кайгыртырга кирәк. Хәзер моның өчен сидератлар чәчү өчен иң кулай вакыт. Моның белән нәтиҗәле җитештерүгә йөз тоткан хуҗалыклар шөгыльләнә", - дип билгеләп үтте Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Республикада бу төр эш белән "Агросила"инвесторы хуҗалыклары шөгыльләнә. Әйтик, Сарман районы 5 мең га чәчте инде, Зәй районында - 890 га. Аксубай районында  Сөләйманов Рәис Әхтәмовичта ("АгроИнвест" компанияләр төркеме) - 1,2 мең га, Нурлатта 1,7 мең га мәйданда шундый ук якын килү күзәтелә.

"Киләсе атна уңышлы булыр дип өметләнәм, чөнки чәчү эшләре тәмамланганнан соң сидерат чәчү, майның икенче яртысында, кагыйдә буларак, тиешле нәтиҗә бирми", - диде Марат Җәббаров.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International