Цифрлы пропусклар системасына яңа максат өстәлгән - военкоматка бару. Республикада коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау чаралары турындагы карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады.
Документ тексты республика халкына үзизоляция вакытында военкоматларга йөрергә рөхсәт итүче пункт белән тулыландырылды.
Бу максатка цифрлы пропуск алу өчен, татарстанлыларга, 1 нче максатны күрсәтеп, SMS-хәбәр җибәрергә кирәк. Бу максат буенча пропускны аена бер сәгатькә бер тапкыр рәсмиләштерергә мөмкин.
Исегезгә төшерәбез, республикада цифрлы пропусклар буенча контакт-үзәк эшен дәвам итә. Консультацияне 8-800-250-90-33 номеры буенча алырга мөмкин. Шулай ук система турында тулырак мәгълүмат порталда https://covid19.tatarstan.ru/ урнаштырылган.