Пропусклар системасында дүшәмбедән яңа максат барлыкка киләчәк - чәчтарашханәгә бару

2020 елның 19 апреле, якшәмбе

Дүшәмбедән йорттан чыгу өчен цифрлы пропускны үзизоляция вакытында яңа, унберенче максат буенча рәсмиләштерергә мөмкин булачак - чәчтарашханәгә бару.

Үз-үзен изоляцияләү режимына үзгәрешләр кертү турындагы карарны ТР премьер-министры Алексей Песошин имзалады. Документ тексты нигезендә, чәчтарашханә салоннары барлык санитар нормаларны мәҗбүри үтәгәндә киләсе атнадан үз эшләрен дәвам итә алачак.

Республика халкы аларга бару өчен онлайн гына, https://covid19.tatarstan.ru/ порталындагы шәхси кабинет аша гына цифрлы пропуск алачак. Бу максат буенча пропускны SMS-хәбәр аша рәсмиләштереп булмаячак. Чәчтарашханәләргә аена бер тапкыр барырга рөхсәт ителә. Пропускның гамәлдә булу вакыты - ике сәгать.

Системада унберенче максатның эшли башлавы турында дүшәмбе өстәмә рәвештә хәбәр итәрбез.

Исегезгә төшерәбез, Татарстанда 1 апрельдән үз-үзен изоляцияләү чорында өйдән чыгу өчен цифрлы пропусклар системасы эшли. Бу вакыт эчендә сервиста бер миллионнан артык кулланучы теркәлгән. Чыгарылышка бирелгән кодлар саны 4 миллион билгегә якынлаша.

Цифрлы пропускларны рәсмиләштерү буенча консультацияне контакт-үзәктә 8-800-250-90-33 номеры буенча алырга мөмкин. Шулай ук тулырак  мәгълүмат https://covid19.tatarstan.ru/ сайтында урнаштырылган.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International