Балтач районы территориясендә финанс-кредит оешмаларының эш режимы

2020 елның 17 апреле, җомга

Хөрмәтле райондашлар!

Киләсе атнага Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы территориясендә финанс-кредит оешмалары эше турында хәбәр итәбез.

Район территориясендә банкларның барлык бүлекләре Сезнең өчен штат режимында эшләячәк һәм банк операцияләренең барлык төрләрен үткәрәчәк.

Ак Барс банк

Эш режимы: 8:00-16:00

Шимбә, якшәмбе - ял көннәре.

Сбербанк

Эш режимы: 8:00-15:00 (төшке ашсыз).

Шимбә, якшәмбе - ял көннәре.

Бу атнада Сбербанкның  авыл җирлекләрендәге бүлекчәләрендә хезмәт күрсәтү вакытлыча туктатыла.

Россельхозбанк

Эш режимы: 9:00-16:00 (төшке ашсыз).

Шимбә, якшәмбе - ял көннәре.

Үзгәрешләр булган очракта өстәмә мәгълүмат биреләчәк.

Куркынычсызлык һәм профилактика чаралары турында истә тотуыгызны һәм билгеләнгән киңәшләрне үтәүгезне сорыйбыз.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International