Начар метеорологик күренешләр: көннең икенче яртысында һәм кич белән 15 апрельдә Татарстан Республикасы һәм Казан шәһәре буенча урыны белән көньяктан 17-22 м/c кадәр (Казанда 15-20 метр) көчле җил көтелә.
Аязучан болытлы һава. Төнлә явым-төшемсез, көннең икенче яртысында һәм кичен урыны белән яңгыр. Җил көньяктан төнлә 5-10, көндез һәм кич белән 7-12, урыны белән көчәйгәндә 17-22 м/с кадәр. Минималь һава температурасы төнлә +3..+6˚. Көндез максималь һава температурасы +14..+18˚.