Татарстанда Мәскәү һәм Петербургтан кайткан кешеләр өчен мәҗбүри самоизоляция кертелде

2020 елның 14 апреле, сишәмбе

Татарстанда бүгенге көннән Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кайткан кешеләр өчен мәҗбүри ике атналык самоизоляция кертелә. Бу хакта ТР премьер-министры Алексей Песошин ТР Хөкүмәт йортында узган республика киңәшмәсендә белдерде.

«14.04.2020 елдан башлап, санитар-эпидемиологик хәл яхшырганчы, Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләреннән килгән (кайткан) гражданнарны 14 календарь көн эчендә өйдә үз-үзеңне изоляцияләүне тәэмин итәргә мәҗбүр итәргә», - диелә ТР Министрлар Кабинеты карарында.

Беренче респиратор симптомнар барлыкка килгән очракта, өйдән чыкмыйча гына, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә. Бу изоляция чорында алар белән бергә яшәүче башка гражданнарга да кагыла.

Татарстан Республикасына чит дәүләтләр территорияләреннән 2020 елның 14 апреленнән соң кайткан барлык затларга карата обсерватор шартларда кайткан көннәреннән алып 14 календарь көнгә аларны изоляцияләү һәм медицина күзәтүе тәэмин ителә.

Әлеге карар нигезендә Татарстанда гыйбадәт кылу өчен дин йортларына килү дә тыела.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International