Халыкның санитар-эпидемиологик иминлеген тәэмин итү һәм яңа коронавирус инфекциясе (COVID-19) таралуга юл куймау максатларында, Россия Федерациясе Икътисадый үсеш министрлыгының 21.03.2020 елгы №8795-АХ/Д09 тәкъдимнәре нигезендә, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 10.04.2020 елгы № 272 карары нигезендә, гражданнарны кабул итү дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү порталлары яки сайтлары аша (хезмәтләр исемлеге кушып бирелә) һәм бары тик алдан язылу буенча гына, агымдагы елның 13 апреленнән алып санитар-эпидемиологик хәлне яхшырту чорына кадәр генә гамәлгә ашырылачак.
«Тере чират» буенча гражданнардан гаризалар һәм документлар, шулай ук дәүләт хезмәтләре Порталы һәм хакимият органнары сайтлары аша электрон рәвештә бирелергә мөмкин булган гаризалар һәм документлар күрсәтелгән чорда (РФ гражданины паспортын бирү (алмаштыру) һәм яшәү урыны буенча РФ гражданнарын теркәү (тору урыны буенча) хезмәтләреннән тыш) – гариза бирүчеләр өчен кирәкле һәм беренчел әһәмияткә ия булу сәбәпле, шулай ук Росреестр хезмәтләре – Росреестр порталы эшендә еш кына өзеклекләр булу сәбәпле (бары тик алдан язылу буенча гына) кабул ителмәячәк.
Шул ук вакытта, озак вакыт (кимендә 40 минут) белән бәйле рәвештә, Росреестрның һәм Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр Министрлыгының Миграция мәсьәләләре идарәсенең югарыда күрсәтелгән хезмәтләре буенча гаризалар кабул итүгә, шулай ук әлеге хезмәт күрсәтүләргә электрон рәвештә гаризалар дәүләт хезмәтләре порталы (хисап язмасы булган очракта) һәм Росреестр порталы аша бирү мөмкинлеге белән бәйле рәвештә, Татарстан Республикасында КФҮ ДБУ офисларында кабул итү тәрәзәләре саны чикләнәчәк.
КФҮкә бармыйча гына (дәүләт хезмәтләре Порталы аша гаризалар бирү максатларында) гариза бирүчеләр онлайн-банклар, почта, электрон имза белән (инструкция кушымта итеп бирелә) аша ЕСИА хисап язмасын раслый алалар. КФҮкә кермичә, ЕСИА хисап язмасын раслау тәртибе турында мәгълүматны үз-үзеңне изоляцияләү режимы мәсьәләләре буенча кайнар линия телефонына 8-800-250-90-33 телефоны аша шалтыратып алырга мөмкин.
КФҮтә кабул итү графигы элеккечә кала.
КФҮнең барлык үзәкләренә алдан язылу 8(843) 222-06-20 телефоны буенча, шулай ук Татарстан Республикасы хезмәт күрсәтү порталында каралган.
Кабул итүнең әлеге режимы, республика Хөкүмәтеннән тиешле күрсәтмәләр алганнан соң, Татарстан Республикасында алдагы эпидемиологик ситуациягә карап, юкка чыгарылачак яисә озайтылачак.
КФҮ офисларында 13.04.202020 дән башлап алдан язылу буенча кабул ителә торган хезмәтләр исемлеге
КФҮкә кермичә генә ЕСИА хисап язмасын раслау буенча инструкция