Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимына үзгәрешләр кертә торган яңа карар имзаланды

2020 елның 13 апреле, дүшәмбе

Татарстанда үз-үзеңне изоляцияләү режимына үзгәрешләр кертә торган яңа карар имзаланды.

- 11 апрельдән башлап республика территориясендә зиратларга бару тыела. ТР халкы җирләү өчен документлар рәсмиләштерсә яки җирләү тантанасында катнашса гына бу мөмкин;

- 13 апрельдән башлап республикада күп функцияле үзәкләр документлар кабул итүне туктаталар. Гаризаны электрон рәвештә дәүләт хезмәтләре Порталы аша бирергә ярамый икән, алдан язылу буенча кабул итү очраклары искәрмә булып тора;

- Татарстанның 17 система булдыручы предприятиесе эшен яңартудан тыш, 13 апрельдән аларны тәэмин итүчеләр һәм подрядчылар эшкә керешергә мөмкин;

- Аерым керү урыны булган кәрәзле элемтә салоннарының эшчәнлеге рөхсәт ителә. Шул ук вакытта барлык санитар-эпидемиологик чараларны да үтәргә кирәк;

- Республика паркларында һәм скверларында махсус режим вакытында булырга ярамый;

- Такси ике пассажирны гына йөртә ала, шул ук вакытта салонда булган барлык кешеләр битлекләрдә булырга тиеш.

Документка ТР премьер-министры Алексей Песошин кул куйды. Тулы текст - ТР хокукый мәгълүмат порталы сайтында.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International