Рөстәм Миңнеханов үз-үзеңне изоляцияләү режимын бозучы затларны ачыклау өчен Татарстан шәһәрләрендә патрульлек итүне көчәйтергә кушты. Бу Оператив штабның кайнар линиясенә республика халкын борчыган күп санлы шалтырату килүе белән бәйле. Кешеләрне махсус санитар-эпидемиологик режим вакытында урамнарда кешеләр күп булуы борчый. Үз сәламәтлекләре өчен куркып, алар чаралар күрүне сорый.
Хөрмәтле балтачлылар!
Үз-үзеңне изоляцияләү режимын һәм кагыйдәләрен үтәвегезне сорыйбыз!
Өйдә калу - үз гаиләңне, туганнарыңны, танышларыңны һәм таныш булмаган кешеләрне саклап калу. Авыруның таралуын туктату өчен безгә көчебездән килгәннең барысын да эшләргә кирәк! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!