Чапшар авыл клубы коллективы Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган II нче Халыкара фестивальдә катнашты

2019 елның 17 декабре, сишәмбе

15 декабрь көнне Чапшар авыл клубының "Раян" җыр түгәрәге үзешчәннәре Флүсә Котдусова, Марс Хаҗиев, авыл клубының "Блестящие" бию түгәрәгенә йөрүче Назилә Гаязова Арча районында узган Россиянең танылган артисты, Татарстан республикасының халык артисты Әлфия Авзалова истәлегенә багышланган II нче Халыкара фестивальдә катнашты. Марс Хаҗиев Казанда узачак II турга үтте.

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International